Җәмәгать суды карарларына Чистай ЗТИ шикаятьләрен суд тәртибендә карап тикшерү турында

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2014 елның 29 декабрендә Чистай шәһәре судында җәмәгать судьясының “Торакчы-5” ИК ҖЧҖ идарәче оешмасына карата РФ КоАП 19.5 ст. 1 ө. буенча административ хокук бозулар турында эшләрне ябу хакындагы карарлары буенча ЧЗТИнең 8 шикаяте карап тикшерелде.

Административ эшләр җәмәгать судьясы тарафыннан “Торакчы-5” ИК ҖЧҖ карата үткәрелгән планлы тикшерүнең законсыз дип табылуы сәбәпле ябылган, чөнки 2014 ел тикшерүләр планында тикшерелүче торак йортларның “юридик затның фактта эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыны” буларак фактик адреслары күрсәтелмәгән булган.

Бәхәсне хәл итү өчен Чистай ЗТИ Татарстан Республикасы Прокуратурасына торак инспекциясенә, чыннан да, тикшерү планлаштырылган юридик зат идарәсендәге барлык күпфатирлы йортларның адресларын тикшерүләр планы графасында “юридик затның фактта эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыны”н санап чыгарга кирәкме-юкмы икәнлеген аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Шулай ук ЧЗТИ идарәче компаниягә карата үткәрелгән планлы тикшерүнең законлы булу-булмавына бәя бирүне дә үтенде. Әлеге гарызнамә буенча ТР Прокуратурасыннан җавап алынды, анда әйтелгәнчә, 2008 елның 26 декабрендә кабул ителгән “Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында” №294-ФЗ Федераль закон белән тикшерү планлаштырылган торак йортларның төгәл адресларын еллык тикшерүләр планында күрсәтү каралмаган һәм мондый шартларда ЧЗТИ тарафыннан үткәрелгән планлы тикшерүләр ТР Прокуратурасы белән килештерелгән планнар нигезендә үткәрелгән.

ТР Прокуратурасыннан алынган җавап ЧЗТИ шикаятьләрен карап тикшергәндә судка тапшырылды.

Чистай шәһәре суды ЧЗТИнең барлык 8 шикаяте буенча да җәмәгать суды карарларын гамәлдән чыгару һәм эшләрне яңадан карап тикшерүгә юллау турында карарлар чыгарды.

 Яңадан карап тикшерү 2015 елның 22 гыйнварында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International