Административ җаваплылыкка тарту турында

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

ТР Дәүләт торак инспекциясенә Тәтеш районы прокурорының “Тәтеш Тораксервис” ҖЧҖ директорына карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозу турында эш кузгату хакында 2 карары карап тикшерү өчен җибәрелде.

Үзәк инспекторлык бүлеге белгечен җәлеп итеп, Тәтеш районы прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә 25 лет Октября ур. буенча №66 (түбә, агач идән, түбәгә чыгу люкларында һ.б. җитешсезлекләр) һәм Южная ур буенча №12 (йорт фундаментын саклаучы полосаларда, җир асты катында, су бүлү җайланмаларында һ.б. җитешсезлекләр) йортларда Торак фондын техник эксплуатацияләүнең кагыйдәләрен һәм нормаларын бозулар ачыкланды.

Административ хокук бозуларны карап тикшерү нәтиҗәләре буенча “Тәтеш Тораксервис” ҖЧҖ директорын РФ КоАП 7.22 ст. буенча 8000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарту турында ике карар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International