Түбән Кама зонасы торак инспекциясе 2014 елгы капиталь ремонт программасын тикшереп торуның нәтиҗәләрен билгеләде

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

2014 елда “ТКХ үзгәртеп коруга теләктәшлек фонды турында” 21.07.2007 ел, №185-ФЗ буенча күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру кысаларында 106 күпфатирлы йортта капиталь ремонт ясалды, шул исәптән:

Зәй МБ – 17 йорт;

– Түбән Кама МБ – 88 йорт;

– Яңа Чишмә МБ – 1 йорт.

Сайланма рәвештә үткәрелгән капиталь ремонт үткәрүнең сыйфатын һәм эшләрне башкарганда куркынычсызлык техникасы үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре буенча Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан:

– гомуми мәйданы 2213,0 мең кв. метр булган йортларда 419 тикшерү үткәрелде;

– 49 бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән 3се – куркынычсызлык техникасы буенча;

– ачыкланган 9 бозу очрагы буенча 6 күрсәтмә бирелде. Барлык күрсәтмәләр дә тулы күләмдә үтәлде, кисәтүләр бетерелде;

– күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлаганда ачыкланган 40 бозу очрагы буенча 6 хат чаралар күрү өчен прокуратурага җибәрелде. Аларны карап тикшерү нәтиҗәләре буенча подрядчы оешмаларга 86,0 мең сум күләмендә административ штраф салу турында 11 карар чыгарылды;

– куркынычсызлык техникасына карата 3 бозу очрагы буенча хезмәт инспекциясенә хат җибәрелде. Карап тикшерү нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмә районының “Төзүче” ҖЧҖ подрядчы оешмасы 6,0 сум күләмендә штраф салынып административ җаваплылыкка тартылды;

– РФ КоАП 19,5 ст. 1 ө. буенча административ хокук бозу турында 1 беркетмә төзелде, аны карап тикшерү буенча 10,0 мең сум күләмендә административ штраф салу турында 1 карар чыгарылды.

Торак йортларда капиталь ремонт башкару барышында инспекция тарафыннан эшләрне башкаруның сыйфатына һәм оештырылуына карата гражданнарның 14 мөрәҗәгате карап тикшерелде.

Башкарылган эшләрнең КС-2 рәвешендә гомуми 552922,898 мең сумлык 479 акты кабул ителде.

Торак фондын планлы һәм планнан тыш тикшергәндә инспекция подрядчы оешмаларның гарантия йөкләмәләрен үтәвенә игътибар итте. Башкарылган эшләрнең сыйфатына үткәрелгән 93 тикшерү буенча идарәче оешмаларга 12 күрсәтмә бирелде. 3 күрсәтмәне билгеләнгән вакытта үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст., 1 ө. буенча беркетмәләр төзелде, җәмәгать суды тарафыннан 30,0 мең сум күләмендә административ штраф салынды.

Капиталь ремонт эшләрен башкаруның сыйфатын тикшерү белән берлектә капиталь ремонт объектларында элмә элемтә линияләрен һәм һава-кабель кичүләрен тәртипкә салу да тикшерелде. Барлыгы 97 тикшерү үткәрелде, ачыкланган бозулар буенча 6 күрсәтмә бирелде. Билгеләнгән вакытка 1 күрсәтмәне үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 ө. буенча административ хокук бозу турында 1 беркетмә төзелде, 10,0 мең сумлык административ штраф салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International