2014 елның 23 декабрендә Әлмәт шәһәре прокуроры шул ук көнне Әлмәт зонасы торак инспекциясенә кергән “ЖЭУ+5” ҖЧҖ идарәче компаниясе җитәкчесенә карата административ хокук бозу эше буенча эш кузгату турында карар чыгарды.
“Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты” МАУ (муниципаль контроль органы) белән берлектә прокуратура тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында “ЖЭУ+5” ҖЧҖ идарәче компаниясенең торак законнары һәм Торак фондын эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм техник нормалары таләпләрен бозуы ачыкланды. Тикшерү күрсәткәнчә, Әлмәт ш. Ленин урамындагы 57 нче торак йортның 17 нче фатиры буенча үтүче ягулык белән тәэмин итүнең терәк торбалары искергән хәлдә һәм чүп-чар белән тулган, бу исә фатирдагы җылыту җайланмаларындагы җылылык тоту параметрларының туры килмәвенә сәбәпче булган һәм җылытылучы биналарда һава температурасының төшүенә китергән.
Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен ӘЗТИ башлыгы карары белән идарәче компаниянең вазифаи заты РФ КоАП 7.22 ст. буенча, 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.