Идарәче компаниянең “фототеркәү” ысулы ярдәмендә җиткергән мәгълүматы нигезендә коммуналь хезмәтләргә түләүләр хисаплау мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатьне Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан карап тикшерү барышында гариза тапшыручының фатирындагы салкын һәм кайнар су белән тәэмин итүдә коммуналь хезмәтләрне исәпкә алу буенча шәхси җайланмалар эшенә законсыз катышу очрагы, ә атап әйткәндә: исәпкә алу җайланмаларында магнитлар булуы ачыкланды.
ЧЗТИ тарафыннан Идарәче оешманың 104 260,59 сум күләмендә өстәмә түләү хисаплавын тикшергәндә, әлеге хисаплауларның шушындый очраклар өчен законнарда билгеләнгән тәртиптә хисаплануы билгеле булды.