2014 елның 12 декабреннән 19ына кадәр ТР ДТИдә “Коррупциягә каршы көрәш – һәркемнең эше” темасына Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган гаилә иҗади конкурсы үткәрелде. Конкурс рәсемнәр (рәсем ясау сәнгате) номинациясендә үткәрелде.
Ачык электрон тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр ачыкланды:
Ясминә Бикаева, 7 яшь – 214 тавыш;
Анастасия Гусихина, 4 яшь – 169 тавыш;
Әмир Закиров, 3,5 яшь – 96 тавыш.
Гаилә конкурсында катнашкан һәркем кыйммәтле бүләк алды.