Чистай ЗТИнең административ җаваплылыкка тарту турында карарларын шикаять кылу турында

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

2014 елның октябрендә Чистай ш. гражданнарның язма мөрәҗәгатьләре нигезендә “Торакчы-5” (“Жилищник-5”) ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата урынга чыгып планнан тыш үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә ЧЗТИ башлыгы “Торакчы-5” ИК ҖЧҖ директорын торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ җаваплылыкка тартты.

ЧЗТИ башлыгы тарафыннан 4000 сум (барлыгы 8000 сум) күләмендә административ штраф салу турында 2 карар чыгарылды. Күрсәтелгән карарлар “Торакчы-5” ИК ҖЧҖ директоры тарафыннан Чистай шәһәре судында шикаять ителде.

2014 елның 23 декабрендә судта ЧЗТИ карарлары буенча шикаятьләр карап тикшерелде.

ЧЗТИ вәкилләренең һәм “Торакчы-5” ИК ҖЧҖ директоры аңлатмаларын һәм дәлилләрен тыңлап, суд ЧЗТИ карарларын үзгәрешсез калдыру, ә “Торакчы-5” ИК ҖЧҖ директоры шикаятьләрен канәгатьләндермәү турында карар кабул итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International