ТКХ: идарәче компанияләр имтихан бирә башлый

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Киләсе елның 1 маена кадәр Татарстанның барча идарәче компанияләре махсус лицензияләр алырга тиеш. Шулай булмаганда, әлеге оешмаларның эше тулысынча туктатылачак. Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин агымдагы елның июлендә күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар эшчәнлеген тамырдан үзгәртәчәк федераль законга кул куйган иде. Шушы көннәрдә исә әлеге канунны Татарстанда тормышка ашыра башлау белән бәйле яңа мәгълүматлар билгеле булды.

- Әлеге законны кабул итү юкка түгел. Хәзерге вакытта күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеге югары технологияле процесска әверелде. Өстәвенә, сәнәгать җитештерүчәнлеге, төзелеш кебек башка тармакларда лицензияләштерү формасы күптәннән бар. Әгәр дә син билгеле бер таләпләргә җавап бирмисең икән, әлеге өлкәләр белән идарә итә алмыйсың. Тиздән торак-коммуналь хуҗалыкта да шундый ук система булдырылачак, - дип аңлатты Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык  комитеты җитәкчесе Рафис Борһанов бүген парламентта узган матбугат конференциясендә. 

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен яңарту буенча "юл кратасы" эшләнә. Әлеге лицензияләрне бирү эшчәнлеген исә махсус билгеләнгән орган тормышка ашырачак.

- Хәзерге вакытта без республикада махсус лицензион комиссия булдыру өстендә эшлибез. Хәер, бу өлкәдә хәл итәсе мәсьәләләр дә юк түгел. Шуларның иң мөһиме - яңа механизмны тормышка ашыру белән бәйле чыгымнарга карый. Билгеле булганча, лицензион орган эшчәнлеге, хисап сәясәтен булдыру, бланклар әзерләү кебек эшчәнлек шактый гына чыгымнар таләп итә. Без бу механизмнарны яңа елга кадәр әзерләп бетерергә тиеш. Киләсе елның гыйнвар аеннан исә идарәче компанияләр белән эшли башлаячакбыз. Аларның җитәкчеләрен укыту һәм махсус аттестация уздыру күздә тотыла. Аннары инде лицензияләр бирү эшенә керешәчәкбез, - дип аңлатты министр урынбасары.

Шунысын билгеләп үтү кирәк, бу яңа таләпләр бары тик идарәче компанияләргә генә кагыла. Әгәр дә инде фатир хуҗалары торак милекчеләре ширкәте булдыру карарын кабул иткән икән, алар үз тораклары турында үзләре кайгыртачак.

Татарстанның торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайнов сүзләренә караганда, бу законны тормышка ашыру шактый каршылыклы булырга охшаган. Өстәвенә, яңа таләпләр белән бәйле "җавапсыз сораулар" да шактый.

- Идарәче компанияләр махсус лицензияләргә ия булган очракта аларның эшчәнлеген дәүләт торак күзәтчелеге контрольдә тота алмаячак. Моның белән махсус лицензион комиссия шөгыльләнергә тиеш була. Лицензиягә ия булган идарәче компания исә бер күпфатирлы йорт буенча ике кисәтү алса, әлеге йорт белән идарә итүдән мәхрүм ителә. Әгәр дә инде ул компания торак йортларының 15 процентын шул рәвешле югалтса, аның лицензиясе тулысынча тартып алына, - дип белдерде җитәкче.

Яңа үзгәрешләргә бәйле рәвештә, штрафлар күләме дә шактый арта. Мәсәлән, моңа кадәр хокук бозуларның кайсыбер төрләре буенча идарәче компанияләр 10-20 мең сум штраф түләсә, киләсе елның 1 маеннан штраф күләме 50-100 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Тагын бер яңалык - әгәр дә моңа кадәр торак милекчеләре ширкәтләре берьюлы 16дан артык күпфатирлы йорт белән идарә итә алса, тиздән әлеге кагыйдә юкка чыгарылачак.

- Мәсәлән, Казан шәһәрендәге "Азино -1", "Азино -2" торак милекчеләре ширкәтләрен генә алыйк. Билгеле булганча, алар берьюлы 300-400 йорт белән идарә итә. Яңа кагыйдәләр нигезендә, әлеге оешмалар үзгәртеп корылырга тиеш, - дип аңлатты Сергей Крайнов.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, лицензиягә ия булу өчен идарәче компанияләрнең җитәкчеләре яки урынбасарлары махсус квалификацион имтихан узарга тиеш. Мәсәлән, бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 232 идарәче компания исәпләнә. Урнашу ягыннан аларны өч өлешкә бүлеп карарга мөмкин: Казан, Чаллы һәм Әлмәт. Шул рәвешле, әлеге төр имтиханны Казанда үткәрү өчен барлыгы җиде көн кирәк. Чаллыда исә бу эшчәнлекне - өч, ә Әлмәттә - ике көндә тәмамларга уйлыйлар.

- Имтиханда катнашу өчен идарәче компанияләр махсус гариза язарга тиеш. Имтиханга тәкъдим ителәчәк сораулар инде тәгаенләнгән. Аларның саны - 200. Экзамен бирүчегә исә аларның 100е эләгәчәк. Әгәр дә ул шул 100 сорауның 86сына дөрес җавап биргән икән, димәк квалификацион имтхианны уңышлы тапшырган дигән сүз. Алга таба ул имтиханны бары тик биш елдан соң гына бирәчәк, - дип дәвам итте сүзен Сергей Крайнов.

Идарәче компанияләргә лицензияләр бирү ысуллары тәгаенләнсә дә, бу өлкәдә хәл итәсе мәсьәләләр дә юк түгел. Мәсәлән, узган гасырның 50нче елларында төзелгән тузган торакларны гына алыйк. Бу йортларны төзекләндерү өчен шактый зур акчалар таләп ителә. Ә идарәче компаниянең исә андый мөмкинлеге юк. Шул рәвешле, аларның лицензион комиссия кушкан таләпләргә җавап бирмәячәге көн кебек ачык. Бу оешма лицензиядән колак каккан очракта әлеге күпфатирлы йортлар белән нәрсә булачак? Өстәвенә, аларга башка шундый ук оешмаларның кызыгачагы да икеле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International