ОДН хисаплау буенча мөрәҗәгатьне карап тикшерү турында

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе

Түбән Кама шәһәренең Менделеев урамы буенча №6 йортта яшәүченең электр белән тәэмин итү буенча ОДН түләүләренең күп исәпләнүенә карата мөрәҗәгатен карап тикшергәндә, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе кайбер фатирлардагы милекчеләрнең электр белән тәэмин итүнең гомумйорт системасын үзгәртеп коруын (электр энергиясен исәпкә алу җайланмалары баскыч мәйданчыгыннан фатирларга күчерелгән) ачыклады, бу исә Идарәче компаниягә шәхси исәпкә алу җайланмаларының техник торышын һәм торакчылар тапшырган күрсәткечләрнең дөреслеген тикшереп торырга комачаулаган. Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча 7 фатир милекчесенә бозуларны бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде. ТКЗТИ тарафыннан бирелгән барлык күрсәтмәләр дә билгеләнгән вакытка бетерелде.

         Моннан тыш, ТКЗТИ күрсәтмәсе буенча “+” ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан фатирлар тикшерелгәндә, бу йорттагы бер фатирның коммуналь булуы һәм анда электр энергиясен исәпкә алуның 3  шәхси җайланмасы урнаштырылганлыгы ачыкланды, шул ук вакытта гомуми файдаланудагы урыннар (кухня, санузел, коридор) исәпләгечтән кала подъезд яктырткычларына тоташтырылган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча бүлмәдәге шәхси исәпләгечләр сүтеп алынды. Катлар арасындагы электр щитында фатир буенча электр энергиясен куллануның гомуми күләмен исәптә тоту буенча яңа җайланма урнаштырылды.

         Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә Менделеев урамы буенча 6 нчы йортта электр белән тәэмин итүгә карата ОДН күләме электр энергиясен гомуми йорт буенча куллануга карата 24 проценттан 13,4 процентка кадәр кимеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International