Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында

2014 елның 23 декабре, сишәмбе

Әлмәт шәһәренең Р. Фәхретдин урамы буенча 25 нче йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау барышында түбәдән су үтү һәм панельара җөйләрдәге герметиклаштыруда җитешсезлекләр булуы ачыкланды.

Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен идарәче компаниянең вазифаи заты РФ КоАП 7.22 ст. буенча, 4000 сум күләмендә административ штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

         Шулай ук инспекция үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча идарәче компаниягә су үткән урыннарында түбәне һәм панельара җөйләрне ремонтлау буенча күрсәтмә бирелде. Бу эшләрне үтәүне инспекция контрольлегендә тотачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International