2014 елның 17 ноябрендә Әлмәт шәһәре прокуроры тарафыннан “ЖЭУ-13” ҖЧҖ идарәче компаниясе җитәкчесенә карата административ хокук бозу турында эш буенча эш ачу хакында карар чыгарылган иде, ул 2014 елның 19 нчы ноябрендә карап тикшерү өчен Әлмәт зонасы торак инспекциясенә ирештерелде.
Әлмәт зонасы торак инспекциясе белән берлектә шәһәр прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында “ЖЭУ-13” ҖЧҖнең торак законнары таләпләрен һәм Торак фондыннан техник файдалануның кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу очраклары ачыкланды. Тикшерү барышында Киров урамы буенча 38 нче күпфатирлы йортта тәрәзә конструкцияләрендә җитешсезлекләр булуы, тоткаларның төзексезлеге, аерым урыннарда электрүткәргечләренең беркетелмәгән булуы, үзәк җылыту системасының торбаүткәргече буялмаганлыгы, баскыч мәйданнарында агымдагы ремонт ясалмавы, ишек уемы периметры буйлап штукатур катламының җитешсезлекләргә ия булуы ачыкланды.
Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен ӘЗТИ башлыгы карары белән идарәче компаниянең вазифаи заты, 4000 сум күләмендә штраф салынып, РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды. Ачыкланган бозуларны бетерү инспекция контрольлегенә алынды.