“ТКХ-2024” II Бөтенроссия ассамблеясы 5 декабрьдә Казанда булып узды. Үзгәртеп кору һәм үзгәреп торучы икътисади шартларда ТКХ торышы форумның төп темасы булды. Чарага Россия Федерациясе федераль башкарма хакимияте органнары вәкилләре, федераль тармакара структура һәм РФ субъектларының башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре, тармактагы әйдәп баручы компанияләрнең җитәкчеләре, ТКХ өлкәсендә Россиянең бәйсез экспертлары, ТМШ җитәкчеләре, иҗтимагый оешма һәм проект лидерлары катнашты. Чарада шулай ук Казан шәһәре торак инспекциясе вәкилләре катнашты.
Пленар утырышта сәламләү сүзләре белән ТР Премьер-министры беренче урынбасары Алексей Песошин, РФ Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм ТКХ комитеты рәисе урынбасары Александр Сидякин, ТКХ үзгәртеп коруга теләктәшлек фонды генераль директоры урынбасары Олег Рурин, РФ ССП идарә әгъзасы, Торак һәм коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Андрей Широков, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе киңәшчесе Юлия Исмәгыйлова, Россиянең су белән тәэмин итү һәм су бүлү ассоциациясе башкарма директоры Елена Довлатова чыгыш ясады.
Шулай ук программа кысаларында “ТКХ һәм төзелеш өлкәсендә иң яхшы яшь хезмәткәр” икенче бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да булып узды. Алар дүрт номинациядә билгеләнде: “ТКХ һәм төзелеш өлкәсендә иң яхшы җәмәгать эшлеклесе”, “ТКХ һәм төзелеш дәүләт һәм муниципаль өлкәсендә иң яхшы яшь хезмәткәр”, “ТКХ һәм төзелеш өлкәсендә бизнеста иң яхшы яшь хезмәткәр” һәм “ТКХ өлкәсендә иң яхшы яшь ММЧ хезмәткәре”.
Ачылу тантанасыннан соң катнашучылар интерактив секцияләргә бүлгәләнде. Аларның өчесе арасыннан сайлап алырга мөмкин иде: “ТКХ. Мәгърифәт һәм иҗтимагый контроль”, “КФЙ белән идарә. Яңа алымнар”, “Энергиянәтиҗәлелек һәм ТКХ технологияләре”.