Казан шәһәре торак инспекциясе коллективы шәһәребезнең спорт тормышында актив катнашуын дәвам итә. Беренче тапкыр торак инспекциясе командасы “Спортлы Казан-2014” спартакиадасы кысаларында муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре арасында оештырылган волейбол турнирында катнашты.
“Спортлы Казан-2014” спартакиадасы Казанда инде дүртенче ел рәттән уздырыла, анда 8 спорт төре кертелгән – чаңгыда узыш, җиңел атлетика, волейбол, велоспорт, мини футбол, йөзү, бадминтон һәм өстәл теннисы. Быел шәһәр спартакиадасында 30 меңнән артык кеше катнашты! Турнирлар шәһәр хуҗалыгының 9 тармагында эшләүчеләр һәм “Дуслар” командалары арасында үткәрелде.
Муниципаль һәм дәүләт учреждениеләре арасында волейбол турнирында 15 команда катнашты, алар 4 төркемгә бүленде. Төркемле этап нәтиҗәләре буенча плей-офф катнашучылары билгеле булды, алар чирек финал стадиясендә көрәш башлады. Чирек финалда фаворитларыннан берсе саналган “Социаль өлкә” җыелмасы – турнирның көндәш командасы булды. Җанлы барган көч сынашуда торак инспекциясе командасы сенсацияле рәвештә җиңеп чыкты.
Ярымфинал матчында «кыска утыргыч» һәм җитәрлек тәҗрибә булмау сәбәпле финалга чыгу мөмкин булмады, ике партиядә дә бик аз аермалык белән ТР буенча РФ Федераль салым хезмәте идарәсе командасы җиңеп чыкты.
Матчта өченче урын өчен Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетының тәҗрибәле командасы КДТИ коллективы белән көч сынашты, соңгысы капитаннары – Казан шәһәре торак инспекция җитәкчесе Р.К. Латыйповтан башка гына уйнады.
Шуңа да карамастан, тәҗрибәсез состав үз мөмкинлекләреннән чыгып уйнады һәм кызыклы, баш бирмәс уен күрсәтте! Җанатарларның күп булуы да зур роль уйнады, алар һәр матч саен командаларының хәлен белешеп торды. Шулай булгач, команданың дебют чыгышын абсолют зур уңыш дип санарга җирлек бар!