Чистай шәһәрендә яшәүчедән “Татэнергосбыт” ААҖнең Чистай бүлеге тарафыннан электр энергиясе өчен түләү буенча җиткерелә торган нигезсез таләпләр мәсьәләсе буенча Чистай ЗТИ мөрәҗәгать керде.
Күрсәтелгән мөрәҗәгатьне карап тикшерү нәтиҗәсендә гражданның үзенең системалы рәвештә электр энергиясен исәпкә алуның индивидуаль җайланмасы күрсәткечләрен тапшырмавы ачыкланды, нәтиҗәдә түләүләр билгелән нормативлар буенча хисапланган. Гражданга электр энергиясе өчен түләүләрне төгәл хисаплау өчен ай саен билгеләнгән вакытларда энергия ресурсларын исәпкә алуның индивидуаль җайланмасы күрсәткечләрен тапшырырга кирәклеге хакында аңлатылды.
Мөрәҗәгать итүче “Татэнергосбыт” ААҖнең Чистай бүлегенә индивидуаль исәпкә алу җайланмасы күрсәткечләрен тапшырганнан соң коммуналь хезмәт өчен түләү күләме тиешенчә яңадан хисапланды.