2014 елның 9 декабрендә Алабуга зонасы торак инспекциясе Алабуга муниципаль районы башлыгы Г.Е.Емельяновның йортлар буенча өлкәннәр белән очрашуында катнашты, чара Алабуга ш. Мәдәният йортында узды.
Очрашуда йортлар буенча өлкәннәрнең һәм “ТКХ департаменты” МУП директорының башкарылган эшләр турындагы хисаплары тыңланды, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге мәсьәләләр: халыкның торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүдә бирәчәге булу һәм түләмәүчеләргә карата алып барылган көрәш чаралары, әлеге эштә йортлар буенча өлкәннәрнең роле, идарәче оешмалар һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан күрсәтелүче торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты, ОДН өчен коммуналь ресурслар буенча зур күләмле түләүләр хисаплану һәм аларны киметү юллары, 2015-2016 елларга тарифлар арту, капиталь ремонт фондын төзү мәсьәләләре һәм элек башкарылмаган һәм хәзер башкарылырга тиешле эшләрнең төрләре турында фикер алышынды. Бирелгән сорауларның күпчелеге йортларда баскыч мәйданнарын, магистраль һәм квартал эчендәге юлларны, йорт яны территорияләрен төзекләндерү кирәклегенә кагылышлы мәсьәләләр турында иде.
Очрашу нәтиҗәсендә билгеләнгән проблемаларны җайга салу буенча йорт өлкәннәренең мөмкинлекләре ачыкланды, аларга күрсәтелгән мөмкинлекләрне тулы күләмдә үтәргә тәкъдим ителде.
Моннан тыш, очрашу барышында бер мөрәҗәгать карап тикшерүгә кабул ителде, Роспотребнадзор һәм “Домуправ-3” ИК ҖЧҖ вәкиле катнашында инспекторлык тикшерүе нәтиҗәләре буенча аның нигезендә идарәче компаниягә карата торак йортның техник подвалында дымлылыкның тиешле температурасы бозылуны бетерү буенча күрсәтмә бирелде.