Алабуга ш. “Кайнар элемтә” эшен ай саен үткәрү

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

2014 елның 9 декабрендә Алабуга зонасы торак инспекциясе Алабуга муниципаль районы башлыгы Г.Е. Емельяновның халык белән ТКХ мәсьәләләре буенча 10 нчы тапкыр очрашуында катнашты, әлеге чара турыдан-туры телеэфир рәвешендә “3-31-78 телефоны буенча кайнар элемтә” форматында Алабуга шәһәре АМБ хакимиятенең кече залында үтте.

Очрашуда Алабуга районында һәм Алабуга шәһәрендә яшәүчеләрнең аларны торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кызыксындырган проблемалар: торак-коммуналь хезмәтләргә түләү, идарәче оешмалар һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты, коммуналь ресурслар буенча ОДН өчен зур күләмле түләү хисаплау сәбәпләре, ремонт һәм элек башкарылмыйча калган һәм хәзерге вакытта башкарылырга тиешле эш төрләрен үтәү тәртибе буенча сораулар тыңланды. Бирелгән сорауларның күпчелеге йортларда баскыч мәйданнарын, магистраль һәм квартал эчендәге юлларны, йорт яны территорияләрен төзекләндерү кирәклегенә кагылышлы мәсьәләләр турында иде. АЗТИ эш нәтиҗәләре буенча гражданнарның 10 мөрәҗәгате контрольгә алынды. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да АЗТИ тарафыннан тикшерүләр үткәрелде, аларның 6сында күпфатирлы йортның гомуми милеген карап тотуга карата законнардагы таләпләрне һәм халыкны “салкын су белән тәэмин итү” коммуналь хезмәте белән тәэмин итү нормативларын бозу очраклары ачыкланды.

Ачыкланган бозуларны бетерү максатларында идарәче оешмалар тарафыннан 6 күрсәтмә бирелде. Ачыкланган бозулар өчен “Алабуга су каналы” МУП һәм “Жилкомфортсервис” ИК ҖЧҖ вазифаи заты РФ КоАП 7.23 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International