Чистай ш. идарәче оешмаларны планлы тикшерү турында

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе

2014 елның августында Чистай ЗТИ тарафыннан, ТР Прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә, Чистай ш. “Жилищник-5 ИК ҖЧҖ идарәче оешмасына карата планлы тикшерү үткәрелде. Күрсәтелгән тикшерү кысаларында “Жилищник-5” ИК ҖЧҖ карамагында булган 16 күпфатирлы йорт тикшерелде, нәтиҗәдә һәр йортта Торак фондыннан техник файдалану кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу очраклары ачыкланды. Ачыкланган бозуларны бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде.

Күрсәтмәләрне үтәү вакыты узгач, 2014 елның октябрендә Чистай ЗТИ тиешле тикшерүләрне үткәрде, нәтиҗәдә барлык күрсәтмәләрнең дә вакытында үтәлмәве ачыкланды. “Жилищник-5” ИК ҖЧҖ һәм әлеге компания директорына карата барлыгы РФ КоАП 19.5 ст. 1 ө. буенча 8 беркетмә рәсмиләштерелде, административ эшләр җәмәгать судьясына карап тикшерүгә җибәрелде.

Җәмәгать судьясы карап тикшерүе нәтиҗәсендә административ хокук бозулар турында эшләрне туктату турында 8 карар чыгарылды. Барлык эшләр дә “Жилищник-5” ИК ҖЧҖ үтенечнамәсе буенча судның “Жилищник- 5” ИК ҖЧҖ карата үткәрелгән планлы тикшерүне законсыз дип тануы нәтиҗәсендә туктатылды. Чөнки 2014 елның тикшерүләр планында “юридик зат эшчәнлеген гамәлгә ашыруның фактик урыны” сыйфатында тикшерелә торган торак йортларның төгәл адреслары күрсәтелмәгән булган.

Җәмәгать суды карары белән риза булмыйча Чистай ЗТИ күрсәтелгән карарларны Чистай шәһәре судына шикаять кылды.

Җәмәгать судьясының карарларына карата ЧЗТИ шикаятьләре буенча эшләрне карап тикшерү датасы әлегә билгеләнмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International