2014 елның 29 сентябрендә Сарман районы прокуроры тарафыннан “Сарман районы идарәче компаниясе” ҖЧҖ директорына карата административ хокук бозу турында эш кузгату турында карар чыгарылды, 2014 елның 30 октябрендә ул Әлмәт зонасы торак инспекциясенә карап тикшерү өчен җиткерелде.
Әлмәт зонасы торак инспекциясе белән берлектә Сарман районы прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында “Сарман районы идарәче компаниясе” ҖЧҖ тарафыннан торак законнары таләпләрен һәм Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь комплекс буенча дәүләт комитетының 27.09.2003 ел, №170 карары белән расланган Торак фондыннан техник файдалануның кагыйдәләрен һәм нормаларын (алга таба - ПиН) бозу очраклары ачыкланды.
Тикшерү барышында түбәндә күрсәтелгән йортларда шушындый бозуларга юл куелган:
- Сарман ав. Ленин ур. буенча №47 КФЙ – тамбур ишегендә пружиналар юк, бу исә ПиНның 4.8.12. п. бозу булып санала, баскыч мәйданында 2 катта түбәдә һәм диварларда су үтүнең сары таплары ачыкланды, монысы ПиНның 3.2.8. п. бозу булып санала;
- Сарман ав. Ленин ур. буенча №53 КФЙ – 2 һәм 3 подъездлардагы тамбур ишекләрендә пружиналар юк, бу исә ПиНның 4.8.12. п. бозу булып санала, подвал бинасында чүп-чар җыелган, монысы ПиНның 4.1.15 п. бозу булып санала, моннан тыш, подвал бинасының җилләткечләре ачылган, монысы ПиНның 4.1.14 п. бозу булып тора;
- Сарман ав. Ленин ур. буенча №45 КФЙ 2 һәм 3 подъездлардагы тамбур ишекләрендә пружиналар юк, бу исә ПиНның 4.8.12. п. бозу булып санала, шулай ук 2 подъездның тамбур ишеге төзек түгел – ПиНның 4.8.12 п. бозу санала, подвал бинасында чүп-чар җыелган, монысы ПиНның 4.1.15 п. бозу булып санала, шулай ук ПиНның 4.1.14 п. бозып, подвал бинасының җилләткечләре ачылган килеш тора;
- Сарман ав. Совет ур. буенча №31 КФЙ тамбур ишекләрендә пружиналар юк, бу исә ПиНның 4.8.12. п. бозу булып санала, подвал бинасында чүп-чар җыелган, монысы ПиНның 4.1.15 п. бозу булып санала;
- Сарман ав. Төзүчеләр ур. буенча №4 КФЙ 1, 2, 3 подъездлардагы тамбур ишекләрендә пружиналар юк, бу исә ПиНның 4.8.12. п. бозу булып санала, шулай ук ПиНның 4.1.14 п. бозып, подвал бинасының ишеге төзек түгел, подвал бинасында калдык дым ачыкланды, шулай ук подвал бинасына төшү юлында чүп-чар булуы ачыкланды, монысы ПиНның 4.1.15 п. бозу булып санала;
- Сарман ав. Төзүчеләр ур. буенча №11 КФЙ 2 һәм 3 подъездлардагы тамбур ишекләрендә пружиналар юк, бу исә ПиНның 4.8.12. п. бозу булып санала, шулай ук тамбур ишеге төзек түгел – ПиНның 4.8.12 п. бозу санала, подвал бинасында чүп-чар җыелган, монысы ПиНның 4.1.15 п. бозу булып санала, шулай ук керү ишекләрендә автомат ябу җайланмалары юк – ПиНның 3.2.11 п. бозу санала.
Күрсәтелгән бозу очраклары “Сарман районы идарәче компаниясе” ҖЧҖ директоры тарафыннан үзенең бурычларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәве нәтиҗәсендә мөмкин булган, ул 4000 сум күләмендә административ штрафка тартылды.