ТР ДТИ башлыгының шәхси кабул итүе барышында гражданнарның мөрәҗәгатен карап тикшерү турында

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Казан ш. Гудованцев ур. буенча 37 нче йортта яшәүче гражданнарның, шәхси кабул итү барышында куелган мәсьәләләрдән гайре, мөрәҗәгатен үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре тарафыннан карап тикшерү барышында аерым дивар панельләренең тышкы саклагыч өслегендә күпсанлы 3 мм кадәр киңлектә ачылган буй-буй һәм яссы ярыклар барлыгы ачыкланды. Ярыклар барлыкка килүнең сәбәпләрен бетерү буенча чараларны вакытында күрмәгәндә арматураны шәрәләндереп саклагыч өслекнең аерылып төшүе һәм диварларның төп тотып тору мөмкинлеген өлешчә югалтуы мөмкин булуны исәпкә алып, Казан ш. башкарма комитеты җитәкчесенә тиешле чаралар күрү өчен хат җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International