«Торак-коммуналь хезмәтләр» темасына хокукый белем мәктәбе

2014 елның 5 декабре, җомга

5 декабрьдә Татарстан Республикасы буенча Россия пенсионерлары берләшмәсенең “Өченче буын” университеты тыңлаучылары өчен Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршында Хокукый белем мәктәбе дәресләр үткәрде. Әлеге дәресләрнең максатчан аудиториясе – өлкән гражданнар, алар өчен хокукый белем алу аеруча әһәмиятле.

Дәрес, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә, ә атап әйткәндә, торак-коммуналь хезмәтләрне күрсәтүне тикшереп торуга багышланды.

Торак-коммуналь хезмәтләрен күрсәтү өчен дәүләт контроле турында  Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе хокук идарәсенең юридик бүлек башлыгы Азат Гафиятуллин сөйләде. ТР ДТИдә яңа функция – идарәче компанияләрне лицензияләштерү гамәлгә ашырыла. 2015 елның 1 маена кадәр барлык идарәче компанияләр лицензияләнергә тиеш. Шулай ук идарәче оешмаларның җитәкчеләреннән квалификация аттестаты бирү юлы белән имтихан алыначак.

Лицензияләүнең төп максаты – күрсәтелүче торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын арттыру. Идарәче компанияләргә түбәндәге лицензия таләпләре куела: оешманы, аның хөкем ителүе һәм башкалар турындагы мәгълүматларны дисквалификацияләнгән затлар реестрларында теркәү, җитәкченең тиешле квалификация аттестаты булу.

Идарәче оешмаларга карата штраф санкцияләре дә катгыйландырыла: директорга карата – 100 000 сумга кадәр штраф яки 3 елга кадәр дисквалификацияләнү, юридик затларга карата 500 000 сумга кадәр штраф каралган.

Моннан тыш, әгәр бер ел эчендә идарәче компания яки аның вазифаи затлары ике яки аннан да күбрәк тапкыр суд тарафыннан ДТИ күрсәтмәләрен үтәмәгән өчен җәлеп ителсә, бозу очрагы ачыкланган йорт  реестрдан төшеп кала. Бу очракта милекчеләр ТМШ оештырып идарә итү ысулын үзгәртергә хокуклы, яки җирле үзидарә органы яңа идарәче компанияне сайлауга конкурс игълан итәргә тиеш.

Шулай ук, әгәр күрсәтелгән бозулар торак фондының 15 процентыннан артыграк өлешендә ачыкланса, ул вакытта идарәче оешманың лицензиясе суд карары буенча гамәлдән чыгарыла.

Доклад тәмамланганнан соң тыңлаучылардан күп кенә сораулар бирелде, теләге булган һәркем дәреснең темасы буенча үзен кызыксындырган сорауны бирә алды һәм борчыган мәсьәләләр буенча киңәш алды. Нигездә сораулар йортларда исәпкә алу җайланмалары урнаштыру, күпфатирлы йортларда реклама конструкцияләре кору, капиталь ремонт кебек күп кенә мәсьәләләргә кагылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International