Чаллы шәһәренең Вахитов проспекты буенча 15 нче йортта яшәүченең мөрәҗәгатен Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан карап тикшерү нәтиҗәсендә, 2014 елның 14 ноябрендәге ТР Чаллы шәһәре Җәмәгать суды карары белән, 2014 елның гыйнварыннан июленә кадәрге чорда гражданнарга кайнар су белән тәэмин итү һәм җылылык өчен түләү исәпләгәндә идарәче оешманың коммуналь ресурсларны куллануның арттырылган күләмнәрен куллануы сәбәпле, ТР КоАП 2.11 статьясы буенча 40 000 сум күләмендә штраф салынып, “Челныстройремонт” идарәче оешмасы” ҖЧҖ административ җаваплылыкка тартылды.
Идарәче оешма тарафыннан торакчыларга күрсәтелгән хезмәтләргә кире исәпләнде, хисапланган сумма 112 313,34 сумга кимеде, бу 2014 елның ноябре өчен түләү документларында чагылдырылган.