Яшел Үзән муниципаль районы Осиново авыл җирлеге башкарма комитетын тикшерү турында

2014 елның 2 декабре, сишәмбе

Үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре, ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә, Яшел Үзән муниципаль районы Осиново авыл җирлеге башкарма комитетына карата тикшерү үткәрелде.

Тикшерү барышында Осиново авылы җирлеге башкарма комитеты эшендә торак турындагы законнарның таләпләрен бозулар барлыгы ачыкланды – торак биналарны торак булмаган, торак булмаган биналарны торак итеп үзгәртүгә, торак биналарны үзгәртеп кору һәм (яки) яңадан планлаштыруга рөхсәтләр бирү буенча муниципаль хезмәтләрне күрсәтүнең административ регламентлары, шулай ук торак биналарны үзгәртеп кору һәм (яки) яңадан планлаштыру буенча эшләр төгәлләнгәч биналарны файдалануга кабул итүнең актлары һ.б. юк.

Прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен Яшел Үзән шәһәре прокурорына тиешле хат җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International