ОДН-салкын су

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе

2014 елның октябрендә Әлмәт шәһәре, 8 Март урамы буенча 17 нче йортның 135 нче фатирында яшәүченең салкын су белән тәэмин итү өчен, шул исәптән йорт гомум кирәк-яракларына түләүнең зур күләме хисаплануга бәйле мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында күрсәтелгән түләүнең законнарда билгеләнгән тәртипне бозып хисапланганлыгы билгеләнде.

Бозуларның сәбәбе түбәндәгеләр булган.

Кулланучының салкын суны исәпкә алуның индивидуаль җайланмасы 2008 елның мартында теркәлгән. Салкын су исәпләгече өчен тикшерү вакыты аның паспортында 6 ел итеп күрсәтелә.

2014 елның мартыннан кулланучының фатирын билгеләнгән тәртиптә тикшерелмәгән су исәпләгече белән җиһазлаганда кулланучыга су белән тәэмин итү, шул исәптән йорт гомум кирәк-яраклары ихтыяҗлары өчен түләү хисаплау индивидуаль исәпкә алу җайланмасы белән җиһазланмаган фатир өчен билгеләнгән тәртиптә исәпләнгән. Ләкин күрсәтелгән очрак өчен законнарда коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплауның башка тәртибе билгеләнгән.

Югарыда күрсәтелгәннәр нәтиҗәсендә кулланучыга түбәндәгечә нигезсез хисапланган: 2014 елның марты өчен 23,23 кубометр, 2014 елның апрелендә 32,53 кубометр, 2014 елның маенда 44,08 кубометр өчен салкын суга гомуми 3898,75 сум исәпләнгән.

Әлеге йорт белән идарә итүче оешмага – “ЖЭУ-7” ҖЧҖ ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Идарәче оешманың күрсәтмәне үтәве нигезендә 2014 елның октябрендә 135 нче фатир буенча су белән тәэмин итү, шул исәптән йорт гомум кирәк-яраклары өчен түләү яңадан хисапланды, аның нәтиҗәсендә күрсәтелгән коммуналь хезмәт өчен исәпләнгән түләү күләме 2614 сум 24 тиенгә кимеде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International