2015 ел өчен КФЙ капиталь ремонтлау программасы турында

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе

Торак фондын мониторинглау системасында Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнары Башкарма комитетлары тарафыннан 185-ФЗ Федераль законны үтәү өчен Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы билгеләгән финанс лимитлары кысаларында 2015 елга кыска вакытлы капиталь ремонт программасы проектлары төзелгән. Әйтик, Зәй МБ буенча 14 йортта, Түбән Кама МБ – 97, Яңа Чишмә МБ буенча 13 йортта капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла. Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү буенча элегрәк Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән һәм планнан тыш үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәләрендә инспекция тарафыннан 2015 елгы капиталь ремонт программасына 25 йорт кертелгән, аларның 4 се – Зәй МБ, 21е – Түбән Кама МБ буенча.

         2014 елның 8 декабренә карата планлаштырылган эшләрне башкаруның барлык җитешсезлек исемлекләре ТКЗТИ белән килештерелгән һәм Мониторинг системасында беркетелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International