ЧЗТИ җитәкчесе Чистай муниципаль районы хакимиятендә чыгыш ясады

2014 елның 28 ноябре, җомга

2014 елның 11 ноябрендә Чистай ЗТИ башлыгы 2014 елда Чистай муниципаль районы территориясендә ЧЗТИ эшчәнлеге турында Чистай шәһәре җитәкчелеге һәм шәһәрдәге предприятие һәм оешмаларның җитәкчеләре алдында доклад белән чыгыш ясады. Аның докладында капиталь ремонт үткәрү мәсьәләләре яктыртылды, Чистай шәһәрендәге подрядчы оешмаларның һәм идарәче компанияләрнең эшчәнлегенә бәя бирелде.

ЧЗТИ башлыгы чыгыш ясаганнан соң Чистай муниципаль районы башлыгы үз эшчәнлегенә түбән билге алган подрядчы һәм идарәче оешмаларның җитәкчеләре белән өстәмә киңәшмә үткәрү карары кабул ителде.

Киңәшмә 2014 елның 28 ноябрендә узды. Әлеге чарада нигездә 2015 елдагы Капиталь ремонт программасына “Бета-строй” ҖЧҖ подрядчы оешмаларын якын китермәү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International