ТР КоАП 2.11 ст. буенча административ хокук бозу турында эш карау турында

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Торакчыдан кергән мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәсендә Чаллы зонасы торак инспекциясе 06.05.2011 ел, №354 РФ Хөкүмәте карарының (үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) 119 п. бозуны ачыклады, ә атап әйткәндә: “электр белән тәэмин итү” коммуналь хезмәтен өзү турында хәбәр итү тәртибе бозылган.

Ачыкланган хокук бозуга бәйле рәвештә ЧЗТИ инспекторы ТР КоАП 2.11 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзеде, ә карап тикшерү материаллары җәмәгать судьясына җибәрелде, ул административ хокук бозу составы булмау сәбәпле эшне туктату турында карар чыгарды.

ЧЗТИгә югарыда күрсәтелгән карарга шикаять җибәрелгән. Карап тикшерү нәтиҗәсендә шикаять ЧЗТИ тарафыннан канәгатьләндерелде, ә эш яңадан карап тикшерү өчен Җәмәгать судына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International