Түбән Кама шәһәренең Төзүчеләр пр. буенча №13 йортта яшәүченең электр белән тәэмин итүгә карата ОДН хисаплану тәртибе буенча мөрәҗәгатен карау барышында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан бу йортның беренче катында торак фондыннан чыгарылмаган, аерым керү юлы булдырылган электр товарлары сатучы кибетнең урнашуы мәгълүм булды.
Тикшерү барышында 2013 елның 1 апереленнән 2014 елның 31 октябренә кадәрге чорда электр белән тәэмин итү өчен бу фатирга түләү хисапланмаган. Торак биналардан файдалану кагыйдәләренең торак бинадан билгеләнеше буенча файдаланмау һәм торак биналарны үзбелдеклеләнеп яңадан планлаштыру өлешендә ачыкланган бозулар буенча фатирның милекчесе инспекция тарафыннан РФ КоАП 1 ө. 7.21 статья һәм 2 ө. буенча, 4000 сумлык гомуми штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
ТКЗТИ күрсәтмәсе буенча кибет ябылды, фатирның милекчесенә 2013 елның 1 апреленнән 2014 елның 31 октябренә кадәрге чорга электр энергиясен кулланган өчен 9130,83 сум күләмендә түләү хисапланды. 2014 елның 1 ноябреннән әлеге бина буенча торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләрне хисаплау законнарда билгеләнгән тәртиптә башкарыла.