Тәмәке тарту өчен административ хокук бозуларны карау турында

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе

Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексына кертелгән өстәмәләр нигезендә, 2013 елның 1 ноябреннән башлап торак фондыннан файдалануны һәм аны саклауны дәүләт контролендә тотучы органнарга РФ КоАП 6.24 ст. 1ө. каралган (лифтларда һәм күпфатирлы йортларның гомуми файдаланудагы урыннарында) административ хокук бозулар турында эшләрне карау йөкләнде. Күрсәтелгән урыннарда федераль закон белән билгеләнгән тәмәке тартуны тыю буенча таләпне бозу гражданнарга 500 сумнан алып 1000 сумга кадәр административ штраф салыну белән яный.

 2013 елның 1 ноябреннән башлап 2014 елның 20 ноябренә кадәр Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан Алабуга районы буенча эчке эшләр бүлекләре 6.24 ст. 1ө. буенча төзегән барлыгы 77 административ эш каралган.

АЗТИ башлыгы гомуми суммасы 38,50 сумлык административ штраф билгеләү турында 77 карар чыгарды. Ләкин бозулар тарафыннан аның нибары 1,50 мең сумы гына түләнгән.

Законда каралган срокта (карар үз көченә кергән көннән соң 60 көн дәвамында) штраф түләмәгән өчен 51 административ материал инспекция тарафыннан Алабуга муниципаль районының Суд приставлары хезмәтенә мәҗбүри үтәтү өчен җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International