Әлмәт шәһәренең Р. Фәхретдин урамы буенча 24 нче йортта яшәүченең салкын суга карата зур ОДН исәпләнү буенча мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында “Эльдорадо” ҖЧҖ, “Салма” ҖЧҖ, Мазгутов ХП торак булмаган биналарына салкын суга ОДН хисапланмавы ачыкланды.
Әлмәт зонасы торак инспекциясенең күрсәтмәсе нигезендә 2014 елның октябрендә алда атап узган торак булмаган биналар буенча узган чорлар өчен өстәмә түләүләр хисапланды.
Торак биналар буенча гомуми 7 608,01 сумлык кире хисаплау гамәлгә ашырылды.