Торак бина бирү турында

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе

2014 елның июлендә Чистай шәһәренең Пушкин урамындагы 105а-10 адресы буенча яшәүче гражданның мөрәҗәгате буенча урынга чыгып үткәрелгән планнан тыш тикшерү барышында Чистай ЗТИ тарафыннан 2013 елда ТР Газлаштыру фонды программасы буенча йортны үзәк җылытылудан индивидуаль (ДКК) җылытылуга күчергәндә ун фатирлы йортның ике фатирында торак биналарның техник параметрларга туры килмәве нәтиҗәсендә ике контурлы пар казаннарының урнаштырылмавы ачыкланды.

Чистай ЗТИнең прокуратура органнарына һәм җирле үзидарә органнарына күпсанлы мөрәҗәгатьләреннән соң торак бинасы тулысынча диярлек җылыту системасыннан мәхрүм ителгән гражданга торак бина җавап бирергә тиешле таләпләргә туры килә торган торак (уңайлы фатирдан бүлмә) бирелде. Әлеге бүлмә социаль найм шартнамәсе буенча тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International