Быелның 19 ноябрендә Казан шәһәренең Мәскәү һәм башка районнарында яшәүчеләр Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле һәм Татарстан Республикасы буенча “Россия пенсионерлар берлеге” тарафыннан үткәрелүче Хокукый ярдәм көнендә квалифкацияле юридик ярдәм ала алдылар.
ТР ДТИ юридик бүлек башлыгы А.Н. Гафиятуллин гомумйорт кирәк-яраклары, капиталь ремонт, “ТВ кабул итү буенча гомумйорт челтәрен карап тоту” өчен түләү хисаплау мәсьәләләре буенча 6 гражданны кабул итте.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә дә конкрет аңлатмалар һәм консультацияләр бирелде.