Коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплагандагы бозулар турында

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе

Түбән Кама шәһәренең Химиклар проспекты буенча №16б йортындагы 29 нчы фатирда яшәүченең кайнар су белән тәэмин итү өчен түләүләр хисаплауны нигезле булу-булмавына карата мөрәҗәгатен карап тикшерү нәтиҗәсендә, ТКЗТИ күрсәтмәсе буенча “Бердәм исәп-хисап үзәге” МУП предприятиесе әлеге фатирда яшәүчегә 5750,63 сум күләмендә кире хисаплады.

         Моннан тыш, ТКЗТИ тарафыннан үткәрелгән планнан тыш тикшерү материалын карап тикшерү нәтиҗәсендә торакчының кире хисаплау буенча мөрәҗәгате буенча үз вакытында чаралар күрмәгән өчен Түбән Кама районында һәм Түбән Кама шәһәрендә “Бердәм исәп-хисап үзәге” МУП предприятиесе Роспотребнадзорның Татарстан Республикасындагы идарәсе тарафыннан РФ КоАП 14.7 ст. буенча, 20,2 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International