Капиталь төзекләндерү барышы турында

2014 елның 14 ноябре, җомга

2014 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Мәскәүнең “Россия бүген”  халыкара мәгълүмат агентлыгында “Күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү” темасына булып узган матбугат конференциясендә катнашты.

Сөйләшү барышында күпфатирлы йортларны төзекләндерү белән шөгыльләнүче подрядчы оешмаларның роле турындагы мәсьәлә дә күтәрелде. Президент Татарстанда намуслы подрядчы оешмаларның пулын формалаштыру мөмкин булганлыгы турында искәртте. «Нигездә бу кече һәм урта бизнес. Әлеге компанияләр кирәкле күнекмәләргә, җайланмаларга ия, алар киләсе елда нәрсә эшләячәкләрен алдан ук белеп тора. Нәтиҗәдә без капиталь төзекләндерү эшләрен сентябрьгә кадәр төгәллибез», − дип тәҗрибә уртаклашты Татарстан башлыгы.

Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыру турындагы Карарлары нигезендә күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерү буенча подрядчы оешмаларны сайлауда катнаша, капиталь төзекләндерү эшләренә квалификацияле һәм намуслы подрядчы оешмаларны җәлеп итүне контрольдә тота.

Ел саен капиталь төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыруда 200 тирәсе подрядчы оешма катнаша, аларның 140 артыгы капиталь төзекләндерү объектларында җиде ел дәвамында хезмәт куя, күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү буенча подрядчылар пулы да шулардан гыйбарәт.

Капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыруның җиде елы эчендә эш нәтиҗәләре буенча 130 подрядчы оешма намуслы дип табылган. Йортларда эшләрне башкарганда графикларны өзгән, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозган, капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган йортларда яшәүчеләр тарафыннан шикаятьләр алган 66 подрядчы оешма намуссыз дип танылган һәм йортларда капиталь төзекләндерү эшләрен башкарудан читләштерелгән. Мондый «селекцияне» үткәрү аркасында 2008 елдан башлап 2014 елга кадәр аларның санын 20 алып  2 кадәр киметү мөмкин булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International