2014 елның 7 ноябрендә Чистай шәһәрендә яшәүчеләр белән Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе М.Х. Гобәев арасында телефон аша «туры элемтә» оештырылды. «Туры элемтә»дә катнашу өчен Чистай муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты бүлекләренең башлыклары, ТКХ, ТОС предприятиеләре җитәкчеләре белән беррәттән Чистай зонасы торак инспекциясе башлыгы да чакырылган иде.
«Туры элемтә» 17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр дәвам итте. Барлыгы 16 шалтырату кабул ителде. Кешеләр төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Гражданнарны кызыксындырган бөтен сорауларга җаваплар бирелде.
Шул ук вакытта Чистай зонасы торак инспекциясе башлыгы кабул ителгән сорауларның нибары берсенең генә торак йортны карап тоту һәм ремонтлау проблемаларына бәйле булуын билгеләп үтте.