28 октябрьдә Әлмәттә гражданнарны аварияле торактан күчерү буенча зональ киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары, ӘЗТИ башлыгы һәм Азнакай, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы районы җитәкчелеге вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә программаны гамәлгә ашыру һәм гражданнарның үзләренең әлеге программага карата әзерлеге мәсьәләләре тикшерелде. Ф. Хәнифов район җитәкчелегенә вәзгыятьне үз контрольлегенә алырга кушты һәм халык белән аңлату эшләрен үткәрергә кирәклеген искәртте.