Чистай шәһәрендә күпфатирлы йортларның советлары рәисләре очрашты

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

2014 елның 24 октябрендә Чистай муниципаль районы һәм Чистай шәһәре башкарма комитетлары җитәкчеләре “Сәгать заводы” микрорайонындагы күпфатирлы йортларның советлары рәисләре белән очрашты, чарада торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре һәм Чистай ЗТИ вәкилләре катнашты. 

Очрашу барышында торак-коммуналь хуҗалыктагы проблемалы мәсьәләләр, ә атап әйткәндә тышкы төзекләндерү һәм йорт яны территорияләрен яктыру; күрсәтелә торган торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренең сыйфаты; җылылык белән тәэмин итү буенча хезмәтләргә түләү мәсьәләләре турында сөйләштеләр. КФЙ советлары рәисләрен гомумйорт кирәк-яракларына хисаплана торган  түләү мәсьәләсе борчый. Күп кенә КФЙ буенча электр белән тәэмин итүдә дә, су белән тәэмин итүдә дә ОДН норматив күрсәткечләренең югары булуы билгеләп үтелде. Идарәче оешмаларның, ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның вәкилләре һәм Башкарма комитетларның җитәкчеләре катнашында проблемалы йортлар буенча уртак рейд үткәрү карары кабул ителде. 

Шулай ук очрашуда, КФЙ исәп җайланмаларын төзекләндерү чорында кирәк булган очракта, йортның гомуми энергия ресурсларын исәптә тоткычларның алмаш фондын булдыру турында тәкъдим кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International