Түләү терминаллары һәм банк кассалары аша түләгәндә түләнгән квитанцияләр торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү хисаплаучы оешмаларга кайтарылмый, ә шулай булгач, димәк, түләү документында күрсәтелүче коммуналь ресурсларның исәп күрсәткечләре турындагы белешмәләр дә түләү хисаплаучы оешмаларга барып җитми дигән сүз.
Шул рәвешле, түләү терминаллары һәм банк кассалары аша түләгәндә, коммуналь ресурсларның исәп күрсәткечләрен теләсә нинди үтемле, шул исәптән исәп җайланмалары күрсәткечләре турындагы белешмәләрне читтән торып бирү мөмкинлеген бирүче (телефон, Интернет челтәре һ.б.) ысуллар белән түләү хисаплаучы оешмаларга хәбәр итәргә кирәклеген хәбәр итәбез.