ТКХ хезмәтләре өчен түләү хисаплаганда киткән бозулар турында

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

“Питрәч-ИК” ҖЧҖ гражданнарыннан кергән мөрәҗәгатьне карап тикшерү нәтиҗәсендә үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре әлеге оешманың РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, 354 номерлы Карары белән расланган Коммуналь хезмәтләрне күрсәтү тәртибен (коммуналь хезмәтләр өчен түләү документларында торак-коммуналь хезмәтләрне башкаручы турында белешмәләр юк, гражданнар тарафыннан коммуналь ресурсларны исәптә тоту җайланмалары күрсәткечләре тапшырылмаганда, аның өчен түләү хисапланмый) бозуын ачыклады, ул РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.5 ст. 1 ө. һәм 14.4 ст. 1 ө. буенча квалификацияләнүче административ хокук бозу составына керә.

 “Питрәч-ИК” ҖЧҖ карата тикшерү материаллары Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенә  административ җаваплылыкка тарту өчен юнәлдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International