Чаллы ш. коммуналь хезмәтләрне күрсәтүне бәяләү мәсьәләләре буенча семинарда катнашу турында

2014 елның 24 октябре, җомга

2014 елның 23 октябрендә Чаллы ш. Автозавод районы хакимияте семинар үткәрде, анда Чаллы зонасы торак инспекциясе катнашты. Семинар эше Чаллы ш. торак-коммуналь хезмәтләрне күрсәтүне бәяләү мәсьәләләренә багышланды, шулай ук анда дәүләт торак күзәтчелеге органнары эшчәнлеге һәм Территорияләр советы рәисләре белән уртак эш мәсьәләләре каралды.

Чаллы ш. Автозавод районы хакимияте тарафыннан торак фондын карап тоту һәм эксплуатацияләү өлкәсендә инспекция белән үзара йогынты ясашу карары кабул ителде. Советка Чаллы зонасы торак инспекциясенең элемтә телефоннары, кабул итү бүлмәсенең электрон почта адресы бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International