Бөгелмә ш. прокуратурасында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча координацион киңәшмә узды

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

Бөгелмә шәһәре прокуратурасында Бөгелмә ш. һәм Бөгелмә муниципаль районының хокук саклау органнары җитәкчеләре белән координацион киңәшмә булып узды. Киңәшмәгә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе башлыгы Р.М. Галиев чакырылган иде. Чараның төп темасы – торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә икътисади һәм коррупция юнәлешендәге җинаятьләрне ачыклаганда һәм тикшергәндә, һәм шулай ук илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендәге проблемалар.

Киңәшмәдә идарәче компанияләрнең ресурс белән тәэмин итүче оешмаларга булган бурычлары турында һәм идарәче оешмаларның финанс эшчәнлегенә бәйле башка мәсьәләләр дә каралды. Прокуратура финанс эшчәнлеге буенча идарәче оешмаларны тикшерүне көчәйтү турында карар кабул итте. Шәһәр прокуроры мондый киңәшмәләрне кварталга бер тапкыр үткәрергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International