2014 елның 6 мартындагы 142 номерлы ТР МК Карары нигезендә 2014 елгы капиталь төзекләндерү программасына Әгерҗе муниципаль районында 7 күпфатирлы йорт кертелгән.
Күпфатирлы йортларга карата үткәрелүче капиталь төзекләндерүне контрольдә тоту кысаларында Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан программага кертелгән барлык йортлар буенча да капиталь төзекләндерүне башкаруның проект-смета документларына ярашуы ачыкланды. Эшләр тәмамланганнан соң барлык күпфатирлы йортлар да файдалануга тапшырылды. Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан башкарылган эшләр буенча 23,1 миллион сумлык 43 акт килештерелде.