Зәй шәһәренең Җиңү проспекты урамы буенча 19 номерлы йортта яшәүченең коммуналь хезмәтләргә ОДН өчен нормадан артык түләү хисаплау буенча мөрәҗәгатен карау нәтиҗәсендә әлеге йорт белән идарә итүче “17 подъезд” ТМШ хезмәткәрләре, ТКЗТИ күрсәтмәсе буенча, ОДН барлыкка килү сәбәпләрен ачыклау өчен фатирларны карап чыкты.
Карап чыгу нәтиҗәсендә 13 фатирдагы кайнар һәм салкын су исәпләгечләренең төзексез булуы, ә 9 фатирдагы җайланмаларның тикшерү вакыты узганлыгы, 5 фатирда яшәүченең күрсәткечләрне киметеп тапшыруы билгеле булды. Ачыкланган барлык бозулар буенча төзелгән һәм “Зәй бердәм исәп-хисап үзәге” ҖЧҖ җибәрелгән актлар нигезендә торакчыларга фактта кулланылган коммуналь ресурслар өчен гомуми 42 469 сумлык өстәмә түләүләр хисапланды.
Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә Җиңү проспекты урамы буенча 19 нчы йортта кайнар су өчен ОДН күрсәткечен 2014 елның июлендә булган 36,07% күрсәткеченнән 2014 елның сентябренә 6,02% кадәр киметү мөмкин булды.