Әлмәттә ТКХ өлкәсендәге Координация Советының чираттагы утырышы булып узды

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе

Башкарма комитетта Әлмәт муниципаль районының ТКХ өлкәсендәге Координация Советының чираттагы утырышы булып узды. Утырыш барышында 2 мәсьәлә каралды. Социаль һәм хезмәт торакларын инвентарьлаштыру нәтиҗәләре һәм социаль найм килешүләренә ревизия сау турында районның инфраструктур үсеше буенча җитәкче урынбасары Р.Ф.Комаров сөйләде. Салкын су белән тәэмин итү һәм аны чыгаруга карата җитештерүдәге югалтуларны һәм башка тоткарлыкларны киметү нигезендә тарифлар үсешен тоткарлап тору эше турында Координация Советы әгъзасы, “Әлмәт-Су каналы” ААҖ генераль директоры Р.Г. Хафизов сөйләде.

Чыгыш ясаучыларны тыңлаганнан соң ТКХ өлкәсендәге Координация Советы түбәндәге карарларга килде:

1) 2014 елның 15 декабренә кадәр муниципаль торак һәм социаль найм килешүләрен инвентарьлаштыруны төгәлләргә, бер үк вакытта ТКХ өчен түләүләр буенча дебиторлык бурычына инвентарьлаштыруны үткәрергә.

2) “Әлмәт-Су каналы” ААҖнең соңгы елларда суны әзерләү һәм транспортлау, җыентык суны чыгару һәм чистарту өчен ягулык, су һәм электр энергиясен киметү буенча башкарган эшен билгеләп үтәргә, нәтиҗәдә бу чаралар 2014 елда су белән тәэмин итүгә һәм суны чыгаруга тарифлар үстерүне тоткарлап калырга ярдәм иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International