КТ барышы турында мәгълүмат

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

2014 елның 6 мартындагы 142 номерлы ТР МК Карары нигезендә 2014 елгы капиталь төзекләндерү программасына 40 муниципаль райондагы 793 торак йорт кертелде. Программаны финанслау күләме - 4,68 млрд. сум. Программага кертелгән барлык йортларда да төзү-монтажлау эшләре төгәлләнде. ТР ДТИ тарафыннан 548 йорт кабул итеп алынды. 32 муниципаль районда (Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Апас, Арча, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зәй, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Теләче, Чистай, Ютазы) инспекция тарафыннан 2014 елгы программага кертелгән барлык йортлар да кабул ителде.

Квалификацион сайлап алу нәтиҗәләре буенча 178 подрядчы оешма 2014 елда күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү буенча эшләрне башкаруга рөхсәт алды.

Эш нәтиҗәләре буенча бәяләүнең билгеләнгән критерийлары нигезендә намуслы һәм намуссыз подрядчы оешмалар ачыкланды. 9 подрядчы - намуслы, 2 подрядчы намуссыз дип танылды. Подрядчыларның исемлеге ТР ДТИ сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International