Чистай зонасы торак инспекциясе 2014 елда юридик затларны планлы тикшерүләрне төгәлләде

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

Чистай ЗТИ ТР Прокуратурасы белән килештерелгән 2014 елда юридик затларны тикшерү планы нигезендә юридик затларга карата барлык планлы тикшерүләрне дә төгәлләде.

Тикшерүләр Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарында булып узды.  

Барлыгы 23 юридик зат тикшерелде, аларның 6сы – җирле үзидарә органы – муниципаль районнарның Башкарма комитетлары.

Үткәрелгән планлы тикшерүләр кысаларында 57 күрсәтмә бирелде; күрсәтмәләрне вакытында үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1ө. буенча 26 беркетмә рәсмиләштерелде; әлеге беркетмәләр буенча җәмәгать суды тарафыннан гомуми суммасы 125 300 сумлык штрафлар турында 17 карар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International