2014 елның июнендә Чистай ЗТИ тарафыннан, ТР Прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә, Аксубай ш.т.п. “Лотос” торак милекчеләре ширкәте планлы тикшерелде, нәтиҗәдә ширкәтне оештыру тәртибен бозу очраклары, ә атап әйткәндә: “Лотос” ТМШ оештыру турында күпфатирлы йорттагы биналарның милекчеләренең гомуми җыелыш беркетмәсе булмау; ТМШ оештыру турында гомуми җыелышта тавыш биргән затлар турында белешмәләр булмау; ТМШ керү турында биналарның милекчеләреннән гаризалар булмау; ТМШ әгъзалары реестры булмау; ТМШ идарәсен сайлау, ТМШ рәисен сайлау, ревизия комиссиясен сайлау һ.б. турында гомуми җыелышларның беркетмәләре булмау ачыкланды. ТМШдә санап үтелгән документларның булмавы РФ Торак кодексы таләпләрен (136, 143, 147, 150 ст.) бозу булып санала һәм ширкәт булдыру тәртибен бозуны раслый, чөнки әлеге документлар ТМШ оештырылганда булырга тиеш, әмма планлы тикшерү барышында алар күрсәтелмәде. Ачыкланган бозуларны бетерү өчен “Лотос” торак милекчеләре ширкәтенә ТМШ хокук бирә торган һәм ТМШ әгъзаларының хокукый торышын билгели торган документларны 2014 елның 30 июненә кадәр ЧЗТИ тапшыру күрсәтмәсе бирелде.
2014 елның 3 июлендә уздырылган тикшерү барышында ширкәтнең әлеге күрсәтмәне вакытында үтәмәве ачыкланды, бу хакта “Лотос” ТМШ карата РФ КоАП 19.5 ст. 1 ө. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм материаллар карап тикшерү өчен ТР Аксубай районының җәмәгать суды карамагына тапшырылды. Аксубай суд районының 2 номерлы суд участогы җәмәгать судьясының карары белән “Лотос” ТМШ гаепле дип табылды һәм 10000 сум күләмендәге штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Ачыкланган бозуларның хәзерге вакытка кадәр бетерелмәве сәбәпле, Чистай ЗТИ, РФ Торак кодексының 20 ст. 6 ө. 2 пунктчасы нигезендә, ТР Аксубай районы судына “Лотос” ТМШ ликвидацияләү турында гариза юллады.