Капиталь төзекләндерү барышы турында

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

06.03.2014 ел, № 142 ТР МК Карары нигезендә 40 муниципаль райондагы 793 торак йорт 2014 елгы  капиталь төзекләндерү программасына кертелгән. Финанслау күләме - 4,68 млрд. сум. Торак фонды мониторингы мәгълүмати-аналитик системасы күрсәткечләре буенча, башкарылган эшләрнең күләме 4660 миллион сум яки программаның 99 процентын тәшкил итә.

40 муниципаль райондагы 791 күпфатирлы йортта капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. Татарстан Республикасы Дәүләт торак  инспекциясе тарафыннан  38 муниципаль районда (Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Чистай, Ютазы, Казан ш., Чаллы ш.) 394 күпфатирлы йорт кабул итеп алынган.

2014 елгы капиталь төзекләндерү барышында Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 3 411 тапкыр күпфатирлы йортларда тикшерү үткәрелгән, җитди бозуларны бетерү өчен 16 күрсәтмә бирелгән, барлык күрсәтмәләр дә үз вакытында үтәлгән. Күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү барышында ачыкланган бозулар буенча прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен 24 хат прокуратурага юлланган.

2014 елгы капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозуның 40 очрагы ачыкланган. Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 22 хат подрядчы оешмаларга карата административ чаралар күрү өчен Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясенә юлланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International