Җылыту сезоны башлануга бәйле һәм ТР ДТИ башлыгы С.А. Крайнов боерыгы нигезендә Чистай зонасы торак инспекциясендә “кайнар линия” телефоны эшли башлады - (8-84342-5-05-13).
27.09.2014 - 01.10.2014 чорларында ЧЗТИ “кайнар линия” телефонына җылылык белән начар тәэмин итүгә карата 7 мөрәҗәгать кабул ителгән. Әлеге мөрәҗәгатьләр Чистай шәһәрендә яшәүчеләрдән, аларның барысы да карап тикшерелгән. Нәтиҗәдә идарәче оешмага фатирлардагы җылыту җайланмаларын тигез җылытуны тәэмин итү күрсәтмәләре бирелгән. Бу күрсәтмәләрнең үтәлешен ЧЗТИ контрольдә тота.