2014 елның гыйнварыннан башлап сентябренә кадәр Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә гомумйорт милкен тиешенчә карап тотмау һәм “№1 ТЭИ” идарәче компаниясе” ҖЧҖ җитәкчелегенең начар эшенә карата КФЙ торакчыларыннан 80 мөрәҗәгать кергән. Тикшерү барышында ачыкланган бозулар буенча 57 беркетмә төзелгән, аларның 11е идарәче компаниянең вазыйфаи затларына карата турыдан-туры кагыла һәм 46 беркетмә вазыйфаи затларның законлы күрсәтмәләрне билгеләнгән вакытка үтәмәве сәбәпле җәмәгать судына юлланган. Әлеге юридик затны планлы тикшерү барышында торак законнарын бозуның күп очраклары ачыкланган.
Торак законнары нормаларын күпсанлы бозу һәм бирелгән күрсәтмәләр буенча эшләрне вакытында башкармаган өчен Бөгелмә суд районының 5 номерлы суд участогы җәмәгать судьясының 2014 елның 8 августындагы карары белән “№1 ТЭИ” идарәче компаниясе” ҖЧҖ директоры РФ КоАП 19.5 ст. 1 ө. буенча административ җаваплылыкка һәм дисквалификация рәвешендәге административ җәзага тартылды. Карар 2014 елның 17 сентябрендә үз көченә керде.