2014 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән үткәрелүче “Урман утырту көне” акциясендә катнашты. Акциядә 17 хезмәткәр катнашты. ТР ДТИ өчен бүлеп бирелгән аллеядә ылыслы агач үсентеләре утыртылды.
Акция 2011 елдан бирле Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әмернамәсе нигезендә үткәрелә.